+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 октябрь 2021, 17:25

Безнең табиблар ырынбурлыларга ярдәмләшә

Ырынбур өлкәсендә суррогат спиртлы эчемлекләрдән агуланучыларны коткару дәвам итә.

Безнең табиблар ырынбурлыларга ярдәмләшә
Безнең табиблар ырынбурлыларга ярдәмләшә

Бүген, 10 октябрьдә, урындагы табибларга Башкортстаннан дүрт белгеч — штаттан тыш баш токсиколог Гүзәл Биктимерова, токсиколог Мәрьям Шәрипова, реаниматологлар Евгений Сырчин һәм Сергей Клявлин килде.

Башкортстан табиблары фикеренчә, Ырынбур медиклары барысын да дөрес һәм профессиональ эшли, ә иң мөһиме – кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр.
"Хәл җиңел түгел, бик авыр, — дип шәрехли Башкортстанның штаттан тыш баш токсикологы Гүзәл Биктимерова. - Диагноз бик тиз куелган иде, бу зур диагностик, интеллектуаль хезмәт. Без берничә дәваханәдә булган иң авыр пациентларны карадык. Һәр авыру Орск, Новотроицкида эшләүче табиблар белән коллегиаль рәвештә фикер алыштылар.
Хәзер даваханәләрдә метанол дозасы алган урындагы халык тормышы өчен көрәш бара. Кайбер пациентларга берничә сәгать дәвамында гемодиализ уздырдык инде. Авыруларның бер өлеше ИВЛга тоташтырылган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 64тән артык кеше зыян күргән, 32се үлгән, 25е стационарда. Сигез кеше чыгарылган. Алар үзләрен канәгатьләнерлек хис итәләр һәм табиблар күзәтүе астында торуларын дәвам итәләр.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: