+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 октябрь 2021, 12:45

Вакцина ясатырга теләүчеләр саны арта

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

Вакцина ясатырга теләүчеләр саны арта
Вакцина ясатырга теләүчеләр саны арта

Көн тәртибендә - COVID-19дан вакциналау темпларын алга таба арттыру, санитар-эпидемиологик иминлек максатларында вакциналанмаган халык өчен чикләүләрне үтәүне контрольдә тотуны көчәйтү.

Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә вакциналау күләмнәрен арттыру буенча уңай тенденция күзәтелә башлаган.

- Кешеләр актив рәвештә прививка ясый башлады. Соңгы тәүлектә генә дә без 18 процентка үсешне теркибез – вакциналау пунктларына 23 784 кеше килде. Беренче компонентны барлыгы 1 338 992 кеше ясаткан. Вакциналануны 1 221 742 кеше тулысынча төгәлләде, - диде Максим Забелин. – Шул ук вакытта авырулар саны арта бара. 9 октябрьгә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 71 650 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 зарарлануның 627 яңа очрагы расланган, 23 пациент вафат булган.
Башкортстан Башлыгы искәртеп узганча, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, югары әзерлек режимы турындагы Указның яңа редакциясе нигезендә 4 октябрьдән вакциналанмаган кешеләр өчен чикләү чараларының беренче тупланмасы үз көченә керде. Дәүләт яки муниципаль музейларда, күргәзмә заллары, китапханәләр, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, мәдәният йортлары (сарайлары), шулай ук киңкүләм физкультура һәм спорт чараларында COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат яки 6 ай эчендә коронавирус белән авыру турында белешмә булганда гына бирелә.
- Вакциналанырга теләүчеләрнең артуы безнең дөрес эшләвебез турында сөйли. Прививка ярдәмендә генә без күмәк иммунитетка ирешә алачакбыз, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта барлык муниципалитетларда да Указда билгеләнгән чараларны үтәүгә җаваплы карыйлар. Башкортстан Башлыгыныпң контроль идарәсе хезмәткәрләре күчмә тикшерүләр барышында Караидел, Нуриман, Борай һәм башка районнарның мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук Агыйдел һем Нефтекама мәдәният учреждениеләрендә хокук бозуларны ачыклады. Анда үткәрү режимы оештырылмаган, я формаль рәвештә оештырылган. Вакциналау турында белешмәләрне керү юлында тикшермиләр. Сез хәлне кичекмәстән төзәтергә тиеш, чөнки 12 октябрьдән чикләүләрнең икенче өлеше үз көченә керә.
Радий Хәбиров шулай ук хәбәр иткәнчә, ул төбәк госпитальләренең әйдәүче табибларыннан хат алган. Анда алар 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр арасында авыр авыруларның һәм үлемнәрнең күп булуын искәртәләр. Шуңа бәйле рәвештә, баш табиблар әлеге категория кешеләр өчен үзизоляцияләү режимын кертергә тәкъдим итәләр. Республика Башлыгы Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына вәзгыятьне анализларга һәм 12 октябрьгә кадәр тиешле тәкъдимнәр тапшырырга кушты.

Моннан тыш, төбәк җитәкчесе муниципалитетларда табибларга һәм өй шартларында амбулаториядә дәваланучыларга ярдәм итү өчен волонтерлык штабларын ачарга кушты.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: