+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 октябрь 2021, 16:25

Ялкытты инде бу афәт...

Тәүлек эчендә тагын 619 якташыбызда инфекция барлыгы ачыкланды.

Ялкытты инде бу афәт...
Ялкытты инде бу афәт...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 72 650гә җитте.

Әле республика дәваханәләрендә 1067 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 665 пациент 60 яшьтән өлкән. 554кеше авыр хәлдә, 22 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

6086 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4815 пациент 60 яшьне үткән. Бер тәүлектә 130 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 63 238.

Кызганычка каршы, тәүлек эчендә тагын 33 якташыбызның COVID-19 корбаны булуы теркәлде. Барлыгы республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 1 878кә җитте, аларның 1 586е - 60 яшьне узган.

Бер тәүлектә 171 кешегә пневмония диагнозы куелган. 118 кеше пневмониядән савыккан.

Башкортстанга Covid-19дан 1 891848 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 342 639 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 70,9 проценты).

1 223 929 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 5 834 кеше прививка ясаткан.

Фото: cheb-live.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: