-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 октябрь 2021, 10:25

Үзеңне генә түгел, гаиләңне дә кайгырт

Благовар районы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Илгиз Халиков заманча фикерләүче һәм киң мәгълүматлы педагог-җитәкче буларак билгеле. Шуңа да башкаларга үрнәк рәвешендә аның коллективта беренчеләрдән булып коронавируска каршы прививка ясатуы табигый.

Үзеңне генә түгел, гаиләңне дә кайгырт
Үзеңне генә түгел, гаиләңне дә кайгырт

Әмма кешелек дөньясына янаучы бу куркыныч чир мәкерлелеген һәрдаим күрсәтеп тора. Вакцинаның икенче компонентын ясатырга вакыт җитте генә дигәндә, Илгиз Әлтәф улы коронавирус йоктыра. Дәвалау курсын Зубоводагы Ковид үзәгендә үтәргә туры килә аңа. Әйткәндәй, ковид белгечләре мондый очракларның еш кабатлануын раслый. Илгиз Халиков әйтүенчә, нәкъ менә беренче прививка аның организмының коронавируска каршы тору сәләтен арттыруга булышлык иткән дә инде. Шуңа да, ун көн ятып чыкса да, авыруны шактый җиңел кичерә, кайту белән яраткан эшенә дә тотына.
-Төрле сәбәпләр табып, бигрәк тә социаль челтәрләр аша таратылучы имеш-мимешләр йогынтысында, вакцина ясатудан баш тартучыларны аңламыйм, - ди ул. - Ни аяныч, андыйлар укытучылар арасында да очрый. Ә бит коронавирустан котылуның бердәнбер юлы – прививка ясату. Бу - дөнья күләмендә исбатланган алым. Вакциналану, иң беренче чиратта, кешегә өмет бирә. Сүз дә юк, моңа бераз шикләнеп карарга да була, чөнки коронавирус штаммнары үзгәреп тора, ди белгечләр. Әмма шунысы хак – прививка ясатсаң, чирне җиңел дәрәҗәдә кичерәсең. Моны инде үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Саклану чарасының нәтиҗәлелегенә ышанмаганнарга янә шуны да җиткерәм: гаиләгез, якыннарыгыз турында да онытмагыз. Спортчы буларак, шуны да киңәш итәр идем: сәламәт тормыш рәвеше дә, вакцина кебек, организмга көч-куәт өсти.

Фото: Сергей Константинов.


  

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: