+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 Октября 2021, 03:15

65 яшьтән өлкәнрәкләр өйдә утырачак

Үзизоляция режимы иртәгәдән кертелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
65 яшьтән өлкәнрәкләр өйдә утырачак65 яшьтән өлкәнрәкләр өйдә утырачак
65 яшьтән өлкәнрәкләр өйдә утырачак
13 октябрьдән Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелә, дип хәбәр итте бүген республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, өлкәннәр өчен үзизоляция режимын кертү кирәклеге турында төбәкнең ковид-госпитальләренең баш табиблары белдерде. Табиблар нәкъ менә 65 яшьне узган һәм хроник авырудан интеккән кешеләр арасында үлем күрсәткеченең югары булуы турында кисәтә.

Үзизоляция кагыйдәләре вакциналанмаган өлкәннәргә кагылачак, дип ачыклык кертте Радий Хәбиров.

Бүген COVID-19 таралу хәвефенә бәйле рәвештә, республика территориясендә «югары әзерлек» режимын кертү турындагы Указга үзгәрешләр кертеләчәк.

Фото: pikabu.ru

 

Автор:Резеда Галикәева