-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 октябрь 2021, 19:30

Балалар да вакциналаначак

Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясен кисәтү мәсьәләләре буенча чираттагы брифинг үтте.

Балалар да вакциналаначак
Балалар да вакциналаначак

Якын арада Башкортстанга 12-17 яшьлек үсмерләр өчен вакцина кайтарылачак, дип хәбәр итте брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов. Вакцина төбәккә кайтуга, без бу хакта шунда ук хәбәр итәрбез, дип аңлатты ведомство вәкиле.
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Башкортстанда балалар арасында инфекция йоктыручылар саны арта бара. Балалар авыруны чагыштырмача җиңел кичерә, ләкин авыр очраклар да бар, нигездә, хроник авырулары булган балалар арасында. Яңа туган балалар да, 1 яшькә кадәр балалар да авырый, алар өчен Уфаның 17нче дәваханәсе базасында махсус бүлек булдырылган.
Исегезгә төшерәбез, үсмерләр өчен вакцина барлык күрсәтмәләрне дә исәпкә алып, Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән. Клиник сынаулар җәй көне узды. Теләүчеләргә прививкаларны өлкәннәр өчен кулланыла торган препарат белән, әмма аз дозада ясаганнар.
13 октябрьдән Башкортстанда халыкның аерым төркемнәрен эпидемиологик күрсәткечләре буенча мәҗбүри вакциналау башланачак, дип хәбәр итте брифингта “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак. Вакциналанырга тиешлеләрнең барлык исемлеге белән “Роспотребнадзор” карары ведомство сайтында чәршәмбе, 13 октябрьдә басылачак.
Анна Казак аңа укытучылар, табиблар, социаль өлкә хезмәткәрләре һәм башкалар — халыкка хезмәт күрсәтүче барлык өлкә хезмәткәрләре керәчәк, дип ачыклады.
Билгеләп үтик, әлеге чаралар илнең 30 төбәгендә инде кертелгән. Әлеге ихтыяҗ инфекциялеләр саны арту белән бәйле.

Фото: Яндекс.Дзен

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: