+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 октябрь 2021, 19:40

Тагын 34 якташыбыз гүр иясе булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 73 512гә җитте. Соңгы тәүлектә тагын 633 якташыбызда инфекция теркәлде.  

Тагын 34 якташыбыз гүр иясе булды...
Тагын 34 якташыбыз гүр иясе булды...

Әле республика дәваханәләрендә 1 099 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 691 пациент 60 яшьтән өлкәнрәк.
53 кешенең хәле авыр, 24 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 986 кеше амбулатор дәвалана, аларның 5 107се 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 168 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 63 480.
Тәүлек эчендә 34 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы вафат булучылар саны - 1 947. Аларның 1 650се 60 яшьне узган.
175 кешегә пневмония диагнозы куелган. 136 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 301 316 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 442.
Республикага Covid-19дан 1 891 848 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 347 131 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 71,2 проценты).
1 226 813 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Бер тәүлектә 3 289 кеше прививка ясаткан.

Фото: murmansk.bezformata.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: