Әле республика дәваханәләрендә 1 087 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 708 пациент 60 яшьне узган.
51 кеше авыр хәлдә, 22 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 904 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 652 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 721кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 64 201.
Тәүлек эчендә тагын 35 якташыбызның гомерен COVID-19 алып китте. Республикада бу инфекция корбаннары саны 1 982гә җитте. Аларның 1 683е 60 яшьне үткән булган.
Тәүлек эчендә 305 кешегә пневмония диагнозы куелган. 248 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 314 240лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11 942.
Республикага Covid-19дан 1 891 848 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 1 354 619 кеше вакциналанган. 1 228 785 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 9 460 кеше прививка ясаткан.
Фото: news.myseldon.com