+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 октябрь 2021, 12:05

Бүгеннән кемнәр үзизоляциядә?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Бүгеннән кемнәр үзизоляциядә?
Бүгеннән кемнәр үзизоляциядә?

Документның яңа редакциясе нигезендә 2021 елның 13 октябреннән 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулардан интегүчеләргә карата мәҗбүри үзизоляция режимы кертелде. 11.00дән 13.00гә кадәр вакытта азык-төлек, дарулар сатып алырга чыгу, медицина оешмаларына, банкларга, элемтә салоннарына мөрәҗәгать итү, шулай ук бакча, дача участокларына, шәһәр яны йортларына һәм зиратларга бару очраклары искәрмә булып тора.
Бу чара «Дәүләт хезмәтләре» порталын кулланып алынган COVID-2019га каршы вакциналау үтү турында сертификаты яки соңгы алты ай эчендә коронавирус кичерү турында турында белешмәсе булганнарга кагылмый.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шулай ук сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, оешма һәм хакимият органнары җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә дә кагылмый, әгәр аларның эш урынында булуы оешма эшен тәэмин итү өчен критик мөһим булса. Тик бу кешеләрнең паспортлары һәм указның кушымтасында күрсәтелгән форма буенча тиешле белешмәсе булырга тиеш.
Эш бирүчеләргә 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк барлык хезмәткәрләрне һәм хроник авырулардан интегүчеләрне, оешма эшчәнлеген тәэмин итү өчен критик яктан мөһим булган белгечләрдән һәм вакциналану турында сертификаты яки алты ай эчендә коронавирус кичерүе турында белешмәсе булганнардан тыш, дистанцион эш режимына күчерүне күздә тотарга киңәш ителә.
Муниципалитетлар үзизоляция режимындагыларга, шулай ук инвалидларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм ялгыз яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүче волонтерлар төркемнәре эшчәнлеген, шул исәптән Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган Координация үзәге эшчәнлеге кысаларында, формалаштырырга һәм тәэмин итәргә тиеш.

Фото: pronedra.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: