-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 октябрь 2021, 16:35

Венер Сәхәветдиновка бюст ачылды

Бүген Уфада 21нче шәһәр клиник дәваханәсенедә танылган хирург, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының атказанган табибы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, БДМУ ректоры (1982-89 еллар) Венер Газиз улы Сәхәветдиновка бюст ачылды.  

Венер Сәхәветдиновка бюст ачылды
Венер Сәхәветдиновка бюст ачылды

Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, БДМУ проректоры Виталий Викторов, 21нче дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев, аның коллегалары һәм укучылары, һәм, билгеле инде, туганнары Башкортстан Республикасының танылган улын хәтерләргә, хөрмәтләргә килде.
Бу дәваханәдә Венер Газиз улы гомеренең соңгы елында дәвалана, өстәвенә, укучыларны да кабул итә, үзенең уникаль тәҗрибәсен яшь хирургларга тапшырырга ашыга. Ул 2019 елның 6 гыйнварында вафат булды.
Ул республикада хирургия мәктәбе төзеде, аның укучылары булып 8 доктор һәм 40 фән кандидаты тора. Венер Сәхәветдинов — 500дән артык фәнни эш, шул исәптән 10 монография, 40 уйлап табу авторы.
Бу хакта тулырак: https://ufaved.info/articles/news/v_gkb_21_otkrylsya_byust_vydayushchemusya_khirurgu_veneru_sakhautdin

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: