+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 октябрь 2021, 17:10

Яңа чикләүләр һәм мәҗбүри вакциналау турында

Республикада яңа коронавирус чикләүләренең икенче пакеты үз көченә керде, ә якын киләчәктә кайбер гражданнарны мәҗбүри вакциналау да бар әле. Махсус брифингка төп сорауларга җавап бирергә Республика белән идарә итү үзәге, Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Роспотребнадзор” һәм Башкортстан Башлыгы Хакимияте хокук идарәсе вәкилләре килде.  

Яңа чикләүләр һәм мәҗбүри вакциналау турында
Яңа чикләүләр һәм мәҗбүри вакциналау турында

Нинди чикләүләр
Сишәмбе, 12 октябрьдә, сәүдә үзәкләрендә, музейларда, китапханәләрдә, театрларда, кинотеатрларда, концерт залларында булганда һәм шәһәрара автобусларда йөрү өчен документның берсен күрсәтергә кирәк:
коронавирустан вакцина ясау турында сертификат;
алты ай эчендә авырганыгыз хакында белешмә;
тискәре ПЦР-тест турында белешмә (өч көннән дә артык түгел). Бу пункт бары тик 27 октябрьгә кадәр генә эшли.
18 октябрьдән (ягъни киләсе дүшәмбедән) исемлеккә матурлык салоннары, косметика, СПА һәм массаж салоннары, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, 50дән артык утырту урыны булган җәмәгать туклануы оешмалары өстәләчәк.Моннан тыш, табибларның күпсанлы үтенече буенча, республикада 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәҗбүри изоляция кертелде.

Бу тыюлар һәм чикләүләр озаккамы?
Табибларның төп максаты — инфекция белән зарарлану чылбырын өзү. Ягъни, хәзер чирләүчеләр максималь рәвештә терелсен һәм башка кешеләргә йоктырмасын. Әлегә төгәл вакытлар юк. Бәлки, ике атна җитәр, ә бәлки, Яңа елга яки хәтта язга кадәр сузылыр. Кагыйдәләр хәлгә карап катлауландырылачак һәм йомшарачак – авырулар, прививка ясатучылар саны ничек тиз үсәчәк.
Әлегә хәл бик авыр, хәтта тар профильле белгечләрне коронавирус бүлекчәләренә дә күчерергә туры килә. Нишлисең, мөрәҗәгатьләр саны ике тапкыр артты, шалтыратулар күп, куллар җитми. Авыру балалар күбәйде. Алар авыруны узган елгыга караганда авыррак кичерә. Уфаның 17нче дәваханәсе базасында хәтта бер яшькә кадәрге сабыйлар очен коронавирус булеге ачканнар.
Бер нәрсәне табиблар төгәл белә: күмәк иммунитет формалашкач, барысына да җиңелрәк булачак. Республика халкының, ким дигәндә, 60 проценты уңышлы вакциналанганда, бу, әлбәттә, авыручылар саны кимүгә барачак дип уйларга төпле нигез бирә.
Хәзер кибетләргә, даруханәләргә, кафеларга ничек йөрергә?
Әгәр сез вакциналанган булсагыз, сезнең өчен берни дә үзгәрми. Вакциналану турында сертификат бастырып чыгарыгыз яки аны телефон аша саклагыз, керү урынында күрсәтергә генә кирәк.

Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/news/1657849-chto-nuzhno-znat-pro-samoizolyatsiyu-i-obyazatelnuyu-vaktsinatsiyu-v-bashkirii-samoe-glavnoe-/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: