+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 октябрь 2021, 15:45

18 ноябрьгә кадәр вакциналану мотлак!

Бүгеннән, яки 13 октябрьдән Башкортстанда кайбер категория гражданнар өчен мәҗбүри вакциналау кертелде. Бу хактагы карарга республиканың баш санитар табибы кул куйды.  

18 ноябрьгә кадәр вакциналану мотлак!
18 ноябрьгә кадәр вакциналану мотлак!

БСТ телеканалында Республика белән идарә итү үзәге брифинг оештырды. Анда “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак бу чараның кешеләрне инфекциядән саклау өчен булдырылганын әйтте. Мәҗбүри вакциналанырга тиешле гражданнар категориясенә 60 яшьтән өлкәннәр, хезмәтләндерү, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, хәрбиләр, студентлар һәм тагын бик күпләр керә.
Мәҗбүри вакциналау ничек тормышка ашырылачак? Эш бирүче җитәкче вакциналау графигын төзергә һәм моның өчен шартлар булдырырга тиеш. Беренче компонентның 18 ноябрьгә кадәр эшләнүе мотлак. 18 декабрьгә кадәр вакциналану тулысынча төгәлләнергә тиеш. Бу ике компонент арасындагы мотлак вакытны искә алып билгеләнгән. Вакциналанучы хезмәткәрләрнең гомум саны кимендә 80 процент тәшкил итәргә тиеш.
18 декабрьгә кадәр бу карарны үтәмәгәннәр өчен нәрсә булачак? Бу очракта контроль нормалары көченә керә. Штраф санкцияләре каралган.
Брифингта медотводлар, аларның вакыт чикләре, грипптан прививка ясау, тикшерүләрнең нинди формада булачагы һәм башка күп мәсьәләләр тикшерелде.
Бу хакта тулырак белер өчен карагыз: https://vk.com/wall-27097047_272173.

Фото: trn-news.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: