+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 октябрь 2021, 16:20

Чикләү чаралары үтәләме?

Уфада Башкортстан Башлыгының коронавируска каршы указын үтәү мониторингы уткәрелә башлады. Башта тикшерүчеләр сәүдә үзәкләренә алынган, аннан соң бу эшкә пассажир транспорты кушылган.

Чикләү чаралары үтәләме?
Чикләү чаралары үтәләме?

Бүген республика Башлыгы Контроль идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкилләре пассажирларның, машина йөртүчеләрнең һәм пассажир йөртүчеләрнең яңа кертелгән чикләүләргә ничек җаваплы карауларын белде.
“Ространснадзор” хезмәткәрләре беренче булып бер иргә игътибар итте. Ул әкрен генә «Пежо» микроавтобусын урап чыкты, янында торган автобуслар Көньяк автовокзал тукталышыннан китәргә ашыкты. «Мин машина йөртүче түгел. Бу минем транспорт түгел. Мине аны монда китерүне сорадылар", - дип ышанычлы белдерде ир.
Мониторинг бригадасы пассажирлар автобусларга утырту мәйданчыгына юнәлде. Уфа — Әлмәт маршруты буенча зур автобус юлга җыена. 15 пассажир Татарстанга китүне көтә. Контролер Елена Емельянова барлык белешмәләрне җентекләп тикшерде, битлек киюне һәм QR-кодларны сканерлауны сорады.
Бу хакта тулырак укыгыз: https://www.bashinform.ru/news/1658213-qr-kody-maski-i-nelegaly-kak-perevozchiki-soblyudayut-antikoronavirusnyy-ukaz-glavy-rb-/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: