-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 октябрь 2021, 14:55

Рейдлар дәвам итә

Башкортстан башкаласының барлык районнарында, Башкортстан Башлыгының югары әзерлек режимы турындагы указындагы үзгәрешләренә ярашлы ревештә, антиковид чикләүләрне үтәү буенча контроль рейдлар дәвам итә.  

Рейдлар дәвам итә
Рейдлар дәвам итә

Бу көннәрдә сәүдә үзәкләренә керү урыннарында эшне оештыруга аеруча зур игътибар бирелә – 12 октябрьдән аларга бару өчен COVID-19га каршы вакциналану турында сертификат яки алты ай эчендә коронавирус кичерү турында белешмә күрсәтергә кирәк. Исегезгә төшерәбез, 27 октябрьгә кадәр ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә белән дә файдаланырга мөмкин.
Контроль төркеменә шәһәрнең Җәмәгать хәвефсезлеге үзәге, шәһәр районнары хакимиятләре, Кулланучылар базары, туризм һәм кулланучылар хокукларын яклау идарәсе, Уфа шәһәре хакимияте, Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләндерү министрлыгы вәкилләре керә.
Беренче чиратта, керү урыннарында контроль постларының эше бәяләнә: һәр килүченең сертификат яки белешмә булу-булмавын тикшерәләр, температураны үлчиләр. Шулай ук объектларда битлек режимының үтәлешен, кулларны антисептиклар белән эшкәртүне һәм дезинфекция чараларын исәпкә алу журналларын алып баруны күзәтәләр.
Рейдлар барышында оешмаларның җаваплы хезмәткәрләренә белешмәлекләр тапшырыла, аларда барлык чикләү чаралары һәм аларны кертү сроклары күрсәтелгән. Гражданнар белән эпидемиологик таләпләрне үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча аерым оешмаларда битлек режимын бозу, социаль дистанция тамгалары, дезинфекция чараларын исәпкә алу журналлары булмау яки аларны формаль рәвештә тутыру очраклары ачыкланды. Барлык кисәтүләр дә "Роспотребнадзор" га тапшырылачак актларга кертелә.
Рейдлар һәм контроль чаралар даими рәвештә дәвам итә.

Фото: https://ufacity.info/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: