Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә вакциналау күләмнәрен арттыру буенча уңай динамика күзәтелә. Республикада 145 пункт гамәлдә. Уфада алар “Торатау” конгресс-холлында, “Башкортостан” лайфстайл-үзәгендә, “Планета” сәүдә үзәгендә (13:00-19:00 сәгатьләрдә) эшли. Шулай ук яшәү урыны буенча поликлиникаларда да вакцина ясатырга була.
– Кешеләр актив рәвештә прививка ясата башлады. Бер атна эчендә үсеш 37 процент тәшкил итте. Узган тәүлектә 29 422 кеше прививка ясаткан, шуларның 20 081е – беренче компонент. Беренче компонент белән барлыгы 1 374 700 кеше прививка ясаткан. 1 238 126 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән, – диде Максим Забелин. – Шул ук вакытта авыручылар саны көннән-көн арта. Башкортстанда 14 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, коронавирус белән авыручылар саны 74 826 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 йоктыруның 652 яңа очрагы ачыкланды, 36 пациентның гомере өзелде. Дәваханәләрдә 8 105 койка-урын булдырылган, шуларның 2 меңе – соңгы ике атнада. Койка фонды запасы 10 процент тәшкил итә.
– Прививка ясатучылар саны артуы без кабул иткән чараларның эшли башлавын күрсәтә. Кешеләр дә безне ишеттеләр. Бу юнәлештә эшне тагын да көчәйтәбез. Шулай гына без күмәк иммунитетка ирешә алачакбыз, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы муниципалитетлар башлыкларына санитар хезмәтләр һәм хокук саклау органнары белән берлектә, җәмәгать урыннарына килүчеләрнең рөхсәт документлары булу-булмауга тикшерүне көчәйтергә кушты.