+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 октябрь 2021, 18:35

Белгород Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә

Белгород өлкәсе Уфа районының Зубово авылындагы һәм Стәрлетамак шәһәрендәге дәваханәләр үрнәгендә берничә клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәге төзергә планлаштыра.  

Белгород Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә
Белгород Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнә

Махсуслаштырылган медицина учреждениеләрен төзүдә тәҗрибә уртаклашу өчен Башкортстанга Белгород өлкәсе губернаторы урынбасары, төзелеш һәм транспорт департаменты башлыгы Владимир Базаров килде. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов аның белән эшлекле очрашу үткәрде.
- Кыска вакыт эчендә республика җитәкчелеге Уфа районының Зубово авылында һәм Стәрлетамакта яңа заманча үзәкләр төзү турында карар кабул итте. Безгә авыруның кискен чоры вакытында берничә йөз кешене госпитальләштерү өчен тиз арада өстәмә мөмкинлекләр алырга кирәк иде. Яңа үзәкләр республиканың заманча җиһазландырылган күппрофильле медицина учреждениеләренә әверелде. Ә без медицина өлкәсендәге катлаулы проблемаларны хәл итү өлкәсендә зур тәҗрибә алдык. Вакыт безнең карарларның дөрес булуын исбатлады, — диде Рөстәм Моратов.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53053

Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53053

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: