Хәзерге вакытта "Спутник Лайт" вакцинасының 2 640 дозасы кайтты инде. Үзәктә вакциналау 2021 елның 29 сентябреннән башланды.
- Безнең үзәктә чит ил гражданнары медицина тикшерүе уза. Нәтиҗәдә, без аларда туберкулез, сифилис, ВИЧ, яңа коронавирус инфекциясе юклыгын раслыйбыз. Шулай ук кызамыктан вакциналау үткәрәбез, күптән түгел коронавирустан башладык, — ди миграция үзәге җитәкчесе Раян Мигранов.
Вакциналау биредә тыныч уза, шул исәптән аңлату эшләре дә бара, кешеләр аңлы рәвештә вакциналауга бара.
Әгәр коронавирус инфекциясе булган кешеләр ачыкланса, алар изоляцияләнә һәм кирәк булганда йогышлы авырулар госпиталенә озатыла.
Фото: gazetanovoros.ru