+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 октябрь 2021, 11:55

Ковид корбаннары 2053кә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 75 488гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 662 кешедә инфекция ачыкланды.

Ковид корбаннары 2053кә җитте...Ковид корбаннары 2053кә җитте...
Ковид корбаннары 2053кә җитте...

Әле республика дәваханәләрендә 1 112 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 685 пациент 60 яшьне үткән.
60 кешенең хәле авыр, 23 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Инфекцияне чагыштырмача җиңел кичерүче 6 645 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 214 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 812 якташыбыз инфекцияне җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 65 678.
Тәүлек эчендә тагын 35 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы ковид корбаннары саны 2 053кә җитте, аларның 1 751е 60 яшьне узган булган.
Бер тәүлектә 225 кешегә пневмония диагнозы куелган. 243 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 348 782 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 18 288.
Башкортстанга Covid-19дан 1 891 848 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 395 407 кеше вакциналанган.
1 246 100 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән.
Бер тәүлектә 28 681 кеше прививка ясаткан.

Фото: vkpress.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас