+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 октябрь 2021, 16:40

Сакланганны Ходай саклар!

Коронавирустан иң яхшы саклану чарасы – вакцина ясату. Кырмыскалы районының Карлыман авылында яшәүче Гөлсара Садыйкова һәм Рәмил Кәримов та нәкъ шундый фикердә.

Сакланганны Ходай саклар!
Сакланганны Ходай саклар!
Әйткәндәй, Карлыман авылында яшәүче бу гаилә коронавируска каршы беренче прививканы август аенда ук ясаткан.
- Үзебезне һәм якыннарыбызны сакларга телибез икән, чарасын күрергә тиешбез. Сакланганны Ходай саклар, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Әлбәттә, таныш-белешләребез уебыздан кайтарырга теләде, вакцинаның зарары турында сөйләде. Ходай кушмаган эш булмас әле, дип прививка ясатырга карар иттек. Аллаһка шөкер, икесен дә бернинди билгесез, җиңел генә үткәрдек. Берничә айдан өченчесен дә куйдырырга иде. Прививка ясату урынын да эзләп йөрмәдек, авылга мобиль пункт килгән иде, шунда ясаттык, - ди Гөлсара Нурмәт кызы.
Ә бүген алар үзәк район дәваханәсенә грипптан прививка ясатырга килгәннәр.
- Олы яшьтә булгангамы, берничә тапкыр грипп белән авыр чирләдек, дәвалану да озакка сузылды. Авыл җирендә эш күп, чирләргә ярамый. Шуңа соңгы елларда прививка ясата башладык, - ди үзәренең сәламәтлеген кайгыртучы гаилә пары.
Район дәваханәсендә җанлылык сизелә. Соңгы көннәрдә коронавируска һәм гриппка каршы прививка ясатучылар артты, ди табиблар.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: