-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 октябрь 2021, 21:45

Ыргызлыда табиб амбулаториясе булачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөрҗән районына эш сәфәре вакытында Ыргызлы авылында яшәүчеләр белән очрашты. Бу торак пункт, Ыргызлы авыл советына керүче күрше Мәкъсүт һәм Котан авыллары кебек, район үзәгеннән еракта урнашкан. Өч авылда 900гә якын кеше яши.

Ыргызлыда табиб амбулаториясе булачак
Ыргызлыда табиб амбулаториясе булачак

- Безнең ФАП бар, әмма ул гына җитми. Стационар булмау сәбәпле, район үзәгенә 40-50 километр ераклыкка йөрергә туры килә.
Башкортстан Башлыгы республиканың Транспорт министрлыгына Ыргызлы авылының үзәк урамын ремонтлауны йөкләде.
– Киләсе атнада без монда вакташ җәю эшләрен башлап җибәрәчәкбез, - дип җавап бирде төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Виктор Жульков. – Иске Собхангол — Морак юлына килгәндә, 2022 елда трассаның өч чакрымлы участогын ремонтларга планлаштырабыз.
Республика Башлыгы шулай ук 2023 елга Ыргызлыда көндезге стационар һәм лаборатория белән гомум практика табибы офисы – амбулатория төзергә кушты.
Авыл халкы газ кертү мәсьәләсен дә күтәрде. Радий Хәбиров ассызыклаганча, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, газны йортлар чикләренә түләүсез кертәчәкләр. Бу эш республикада 2021 елның җәендә башланды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: