+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 октябрь 2021, 13:35

Имеш-мимешне тыңлама, табибка ышан!

 Благовар районының Языково үзәк дәваханәсе бу атнада, чын мәгънәсендә, кырмыска оясын хәтерләтте, дисәк тә һич арттыру булмас. Бирегә халык агымы коронавируска каршы вакцина ясатырга килүчеләр исәбенә күзгә күренеп артты.

Имеш-мимешне тыңлама, табибка ышан!
Имеш-мимешне тыңлама, табибка ышан!

Төбәк халкы сәламәтлеге сагында 40 елдан артык хезмәт салучы табиб-терапевт Зөлфия Бәдретдинова моңа аеруча шат. Ни өчен дигәндә, пандемия шартларында яман чирдән иң нәтиҗәле саклану чарасы прививка ясату икәнлеген ул яхшы белә. Әйткәндәй, Зөлфия Фәтхинур кызы моңарчы да районда коронавирус белән көрәшнең алгы сызыгында булды, бу өлкәдә бай тәҗрибә туплап, күпләрне үлем тозагыннан саклап калуда аның да өлеше зур.
-Коронавирус белән хәл хәзер дә районда катлаулы кала,- ди ул.- Сүз дә юк, һәркемне, аеруча шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары белән авырып, безнең бүлектә исәптә торганнарны вакцина ясатуга өндәп килдек. Киңәшләребезгә колак салучылар, шулай ук аларны инкарь итүчеләр дә булды. Ә хәзер инде соңгы чиккә җиттек – коронавирус белән чирләүчеләр нык артты. Бигрәк тә шунысы үкенечле – бер атнада район буенча үлүчеләр саны өчкә җитте. Ә хәлнең тагын да катлаулануы ихтимал, күпләрне үлем бүген дә сагалый. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен нык борчылам, чөнки алар арасында сәламәтлекләре турында уйлап та карамаучылар да бар. Ә бит дәваханәдә прививка ясатырга теләүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, алай гына да түгел, һәр табиб, вакцина ясатыгыз инде, дип ялынып йөри. Сүз дә юк, моңардан гына, кем әйтмешли, бер җиребез дә кимеми, чир генә зыян салмасын. Ни аяныч, табибларның изге ниятләрен санга сукмыйча, төрле имеш-мимешләргә ышанып, прививкадан читләшүчеләр дә бар. Андыйларга, ялган сүзне тыңламагыз, табибларга ышаныгыз, дип әйтер идем.

Фото: Фәнүр Гыйльманов.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: