+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 октябрь 2021, 16:35

Саннар арта, хәл яхшырмый...

Тәүлек эчендә тагын 619 якташыбызда инфекция барлыгы ачыкланды.

Саннар арта, хәл яхшырмый...
Саннар арта, хәл яхшырмый...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 76 813кә җитте.

Әле республика дәваханәләрендә 1071 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 674 пациент 60 яшьтән өлкән. 49 кеше авыр хәлдә, 16 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

6799 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5412 пациент 60 яшьне үткән. Бер тәүлектә 687 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 66 819.

Кызганычка каршы, тәүлек эчендә тагын 35 якташыбызның COVID-19 корбаны булуы теркәлде. Барлыгы республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 2 124кә җитте, аларның 1 816е - 60 яшьне узган.

Бер тәүлектә 206 кешегә пневмония диагнозы куелган. 201 кеше пневмониядән савыккан.

Башкортстанга Covid-19дан 1 910 449 доза вакцина кайткан. Беренче һәм икенче компонет белән 1262 670 кеше вакциналанган (бу 50,8 процент).

Бер тәүлектә 13 936 кеше прививка ясаткан. Шулар арасында 60тан өлкәнрәкләр - 890 387 кеше.

Фото: ria.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: