+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 октябрь 2021, 20:22

"Күрелгән чаралар уңай нәтиҗә бирә..."

18 октябрьдә Башкортстанда вакциналанмаган кешеләргә чикләү чараларының өченче пакеты үз көченә керде. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

"Күрелгән чаралар уңай нәтиҗә бирә..."
"Күрелгән чаралар уңай нәтиҗә бирә..."
Әйтик, бүгенге көннән матурлык, косметика, массаж салоннарына, спа-салоннарга, солярийларга, мунчаларга, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга, шулай ук җәмәгать туклануы биналарына (утырту урыннары 50 һәм аннан күбрәк булганда) COVID-19га каршы вакцина узу турында сертификат яки алты ай дәвамында коронавирус белән авыру турында белешмә булганда гына, шулай ук 27 октябрьгә кадәр ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә булганда гына килергә мөмкин.

– Безнең чаралар уңай нәтиҗә бирә. Шимбә көнне бездә үзенчәлекле рекорд булды – беренче компонентка 27 меңнән артык кеше прививка ясады, - диде Радий Хәбиров. - Кызганычка каршы, бу чикләүләрне үтәүнең мөһимлеген бөтен кеше дә аңлап бетерми. Әйтик, Ишембайда "Роспотребнадзор"га сәүдә үзәге эшчәнлеген туктатырга туры килгән, аның хуҗалары билгеләнгән кагыйдәләрне үтәүдән баш тарткан.

Полиция хезмәткәрләренә Стәрлетамакта шәһәрара автобустан тиешле белешмәләр күрсәтмәгән өлкән яшьтәге ханымны төшерергә туры килде. Әйе, ниндидер кешеләр безне тыңламаячак. Әмма безгә бу хәлне сакларга гына кирәк. Безнең бурыч – халыкның күпчелеген яклау.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: