+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 октябрь 2021, 20:24

Янә 36 кеше ковид корбаны булган

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 77 473кә җитте. Соңгы тәүлектә тагын 660 кешедә инфекция ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 1 062 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 661 пациент 60 яшьне узган. 49 кеше авыр хәлдә, 16 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

7 138 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 412 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 294 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 67 113.
Тәүлек эчендә тагын 36 якташыбызның гомерен COVID-19 алып китте. Республикада бу инфекция корбаннары саны 2160ка җитте. Аларның 1 847е 60 яшьне үткән булган.

Тәүлек эчендә 201 кешегә пневмония диагнозы куелган. 198 кеше пневмониядән савыккан.

Республикага Covid-19дан 1 910 449 доза вакцина кайткан. 1 263 912 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 5 271 кеше прививка ясаткан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: