+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 октябрь 2021, 15:05

“Безнең хәстәрлек” өлкәннәрне хәстәрли

Башкортстанда 13 октябрьдән республика Башлыгы указы белән 65 яшьтән өлкәнрәк халык өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелде. Шул уңайдан хәзерге вакытта «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты каршындагы «Безнең хәстәрлек» волонтерлык үзәге көчәйтелгән режимда эшли.  

“Безнең хәстәрлек” өлкәннәрне хәстәрли
“Безнең хәстәрлек” өлкәннәрне хәстәрли

Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре округы Советы рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Мельников билгеләп үткәнчә, волонтерлык үзәге берничә юнәлеш буенча эш алып бара.

"Хәвеф төркемендәге өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү өчен без махсус юнәлеш – автоволонтерлар булдырдык. Хәзерге вакытта 940 автоволонтер һәм 3100 волонтер эшли, алар үзизоляциядәге һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә өйдә ярдәм күрсәтә. Алар гариза бирүче исәбенә азык-төлек һәм дару препаратларын китерә, шулай ук түләүсез азык-төлек ярдәме дә каралган. Әлеге юнәлеш халыкның үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү һәм сәламәтлекләрен саклау өчен булдырылган", - ди Александр Мельников.

«Безнең хәстәрлек» колл-үзәге операторы Лилия Хәбәбетдинова хәбәр иткәнчә, 65 яшьтән өлкән гражданнар категориясеннән шалтыратуларның артуы күзәтелә.

«Соңгы көннәрдә шалтыратулар саны берничә тапкыр артты, әгәр моңа кадәр без 100-150 шалтырату кабул иткән булсак, хәзер көнгә 200-300 мөрәҗәгать килә. Барыннан да ешрак шалтыратулар азык-төлек, рецептур дарулар китерү буенча үтенеч белән килә. Вакциналау турында да сораулар бар, мәсәлән, поликлиникага кадәр озатып баруларын, яки өйдә прививканы ничек ясатуларын сорыйлар», - дип уртаклашты Лилия Хәбәбетдинова.

Колл-үзәккә килгән шалтыратулар оператив рәвештә эшкәртелә һәм волонтерларга башкару өчен тапшырыла. Шулай итеп, Уфаның өлкән яшьтәге кешесенең бушлай азык-төлек ярдәме китеру турындагы гаризасын автоволонтер Гүзәл Нуретдинова кабул иткән. Кыз пандемия башыннан алып актив рәвештә ирекле эшчәнлек алып бара.

"Заявкаларга көн саен чыгарга тырышам. Бер генә адресны булса да алам, өчәү дә була, әлеге сан буш вакыт булуга бәйле. Өлкәннәр, бигрәк тә прививка ясатмаганнар, хәзер азык-төлек ярдәменә мохтаҗ", - ди Гүзәл Нуретдинова.

84 яшьлек уфалы волонтерга рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек теләде. "Безгә, өлкәннәргә, ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт", - диде Нәзирә Карачурина.

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең хәстәрлек» волонтерлык үзәге 2020 елның мартында оештырылган иде. Ул Башкортстан Республикасының 25 эре волонтерлык оешмасын берләштерде. Пандемиянең беренче көннәреннән үк активистлар кешеләргә булыша. Алар өлкәннәргә азык-төлек һәм даруларны өйләренә илтеп тапшыра, вакциналау пунктларына илтә, табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерүдә дә катнаша. "Такси. Кайгырту» акциясе кысаларында табиблар бригадаларын вакциналауга һәм эшкә ковид-госпитальләргә алып баралар.

Колл-үзәккә эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр 8-800-289-03 номеры буенча бушлай шалтыратырга мөмкин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: