-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек саклау
19 октябрь 2021, 14:39

Вакцина сакланганны саклар!

Чирне жиңеп чыгар өчен берләшик!

Вакцина сакланганны саклар!
Вакцина сакланганны саклар!

Рәүф Төхбәтуллин, "Ак калфак энжеләре" фольклор ансамбле гармунчысы:

- Көн саен диярлек әле бер, әле икенче кешенең үлеме турында хәбәр килеп тора. Кызганычка каршы, ковидтан якты дөнья белән хушлашканнар арасында танышлар бик күп. Шунысы тагы да аянычлырак: вафат булучылар арасында вакцина кадатмаучылар шактый. Туганнары соңыннан: "Эх, нигә кадатмадык икән!?" - дип үкенә.
Мин үзем иң беренчеләрдән булып вакцина кадаттым, безгә төрле чараларда катнашыр өчен вакцина кирәк, ни дисәң дә, гел халык арасында йөрелә бит. Аллаһка шөкер, бу чир безне әлегә урап узды, алга таба да шулай гына булсын инде. Өлкән яшьтәге кешеләрнең иммунитеты яшьләрнекеннән болай да күпкә кайтыш, шуңа да безгә аеруча сакланырга кирәк, дип саныйм.

Бүген менә Нефтекама шәһәре татар иҗтимагый оешмасының активисты, "Кызыл таң" гәзите үткәргән чараларда актив катнашучы хөрмәтле ханымны җирлибез. Аны да шул чир алып китте. Бик кызганыч, шуңа да барча халыкка, аеруча өлкәннәргә эндәшәсем килә - үзебезне үзебез саклыйк, вакцина кадатыйк!

Гөлнара Гыйлемханова язып алды.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: