-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 октябрь 2021, 10:00

Тагын локдаун булырмы?

Русиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта бара. COVID-19га каршы көрәш буенча Русия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышы барышында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, төбәкләрдә эпидемия процессы «симметрик түгел».  

Тагын локдаун булырмы?
Тагын локдаун булырмы?

"Алты субъектта без киеренке хәлне күрүебезне билгеләп үтәсем килә: Удмурт Республикасы, Пермь крае, Ырынбур өлкәсе, Башкортстан, Төмән өлкәсе, Иваново өлкәсе һәм Татарстан Республикасы, — дип белдерде сәламәтлек саклау министры. — Хәл индивидуаль мөнәсәбәтне таләп итә, шул исәптән чикләү чаралары белән дә, шуңа күрә без санап үтелгән төбәкләргә өстәмә медицина бригадалары җибәрдек тә. Бүген алар анда эшли".
Федераль оперштаб башлыгы һәм Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова шулай ук авырулар санының арта баруын билгеләп үтте. Ул Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә һәм 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта кайбер төбәкләр өчен 23 октябрьдән үк эштән туктап тору каралган.

Фото: rubryka.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: