-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 октябрь 2021, 12:15

Тикшерүләр дәвам итә

Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Уфаның Көньяк автовокзалы эшен тикшерде.  

Тикшерүләр дәвам итә
Тикшерүләр дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдә Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертте. Документ нигезендә 2021 елның 12 октябреннән пассажирлар йөртүнең яңа таләбе гамәлгә керде.
Бу көннән шәһәрара автобуслар рейсларына, шулай ук «Орлан» шәһәр яны поездына билетлар түбәндәге документлар булганда гына сатыла:
  COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат, электрон яки басма рәвештә;
  соңгы 6 ай эчендә COVID-19 кичерү турында белешмә;
  COVID-19га лаборатория тикшеренүенең тискәре нәтиҗәсе турында белешмә электрон яки басма рәвештә, ПЦР ысулы белән (3 тәүлек эчендә көчендә була).
"COVID-19га ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә бары тик 27 октябрьгә кадәр генә гамәлдә. Автовокзал хезмәткәрләре вакциналау узу турында QR-кодны санау өчен программалар белән җиһазландырылган", - ди Көньяк автовокзал һәм бүлекчәләр начальнигы Алсу Тимашенко.
Өстәвенә, пассажирның документлары ике тапкыр тикшерелә – билет сатып алганда һәм турыдан-туры утырту алдыннан.
Яңа чикләү чаралары кертелгәннән соң, бер атна эчендә пассажирларның күбесе яңа таләпләргә ияләште инде. Өстәмә документлар тәкъдим итү өчен башка төбәкләрдән һәм республиканың ерак почмакларыннан килгән өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе өчен бу таләпләр көтелмәгән хәл булды.
Автовокзал хезмәткәрләре әйтүенчә, хәтта өлкән яшьтәге кешеләргә дә белешмәсез билет сатудан баш тартырга туры килә — 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция режимы игълан ителгән.
Әлбәттә, вакциналауга каршы көрәшчеләр дә ачыклана, алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
«Шул ук вакытта шуны да искә төшереп үтәсе килә, вокзалда һәм шәһәрара рейсларда вакциналы гражданнар өчен дә битлекләрне йөртү мәҗбүри булып кала. Чөнки пассажирлар озак вакыт чикле аралыкта кала. Битлек режимын үтәүне дә күзәтәбез. Көн саен барлык автобуслар һәм шәһәр яны поездлары дезинфекцияләү уза. Автовокзалларда ковидка каршы инспекторлар эшли, алар кергәндә температура үлчи һәм битлек режимын утәүне кузәтә», - ди Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт өлкәсендә контроль секторы мөдире Максим Имаев.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы таләпләрен утәү буенча тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: