-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 октябрь 2021, 14:35

Үзебезне саклыйк, зинһар!

Бүген Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов үзәк район дәваханәсе поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы ревакциналау үтте.

Үзебезне саклыйк, зинһар!
Үзебезне саклыйк, зинһар!
- Без үз сәламәтлегебез өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең иминлеге өчен дә җаваплы. Хәзерге вакытта вакцина – бу вирустан саклануның иң ышанычлы чарасы, - ди Айрат Әсхәт улы.
Авыл биләмәсе башлыгы коронавирус инфекциясенә каршы тәүге прививканы - Гам-Ковид-Вак вакцинасын агымдагы елның март аенда салдырган булган. Тиешле вакыттан соң, апрельдә икенчесен дә ясата. Үзе билгеләвенчә, икесеннән соң да үзен яхшы хис итә.
- Күз ачып-йомганчы ярты ел үтеп тә киткән, ревакциналанырга вакыт җиткән. Моның мөһимлеге фәнни яктан расланган, шуңа эшне ахырына җиткерергә кирәк. Әлеге вакытта авыручылар саны аеруча арта. Шуңа һәркем үз сәламәтлегенә җаваплы карарга тиеш, иң нәтиҗәле һәм ышанычлы ысул – прививка ясату. Һәркем моны аңласын һәм дөрес карар кабул итәргә курыкмасын иде. Имеш-мимешләргә түгел, табибларның киңәшләренә ышанырга кирәк. Әлбәттә, чирдән куркып, бикләнеп утырып булмый. Тулыканлы сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә, кеше күп урында мотлак битлек кияргә һәм иң мөһиме вакциналанырга кирәк. Бу кагыйдәләрне үтәсәк, чир безгә кагылмас, - дигән киңәшләрен җиткерде Айрат Әсхәт улы прививкадан соң.

Фото: Кырмыскалы районы үзәк дәваханәсе.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: