+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 октябрь 2021, 16:45

Балалар өчен битлек режимы мотлакмы?

Русиядә балалар арасында коронавирус йоктыру очраклары, узган елдагы белән чагыштырганда, шактый арткан.

Балалар өчен битлек режимы мотлакмы?
Балалар өчен битлек режимы мотлакмы?
Балалар өлкәннәр күп булган җәмәгать урыннарында битлектән йөрергә тиеш, чөнки бу очракта аларның инфекция йоктыру куркынычы зур. Йогышлы авырулар табибы, җаваплылыгы чикләнгән «Инвитро-Сибирь» җәмгыятенең баш табибы Андрей Поздняков шулай дип кисәтә.

«Балалар битлек режимын үтәргә тиешме? Өлкәннәр күп булган җәмәгать урыннарында, һичшиксез, моны үтәргә кирәк, ә балалар коллективларында мәҗбүри түгел. Ни өчен шулаймы? Өлкән яшьтәге кешенең балага инфекция йоктыру ихтималлыгы авыру баланың сәламәт сабыйга чир йоктыру ихтималлыгына караганда күп тапкыр зуррак», — ди Поздняков.

Ул билгеләп үткәнчә, балалардан вирус өлкәннәргә караганда азрак бүленеп чыга, әмма, шулай булса да, баладан инфекция йоктыру куркынычы бар. Ә җәмәгать урыннарында өлкәннәр күпчелекне тәшкил итә, шунлыктан, балага битлек кидерүең хәерле.

Фото: Pixabay.com

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: