- Башкача мөмкин дә түгел, чөнки медицина хезмәткәрләре дәваханәгә килүчеләр сәламәтлеге өчен дә җаваплы, - ди клиника җитәкчесе Рөстәм Корбанов. - Безнең коллективта моны яхшы аңлыйлар, шуңа да вакциналау башлану белән акциягә бердәм кушылдык. Шунысы игътибарга лаек: прививканы яхшы кичердек, беркем дә авырмады. Хәзер коллектив тулы составында хезмәттә, йөкләтелгән бурычларны намуслы үтәп киләбез.
Әйткәндәй, коронавирус пандемиясе чорында да шәһәрдә стоматология хезмәтләренә ихтыяҗ зур кала. Ни генә булмасын, тормыш дәвам итә бит. Ә “Эталон”ның бу җәһәттән маркасы электән югары булды. Сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән бергә, клиникада санитар таләпләрне үтәүгә зур игътибар бирелә, хәвефсезлек кагыйдәләре ныклы күзәтүгә алынган.
“Эталон” җитәкчесе – төбәктә бай тәҗрибәле табиб. Русиядә чыгарылган вакциналарның коронавируска каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара икәнлеген ул яхшы белә.
- Хәзерге вакытта Октябрьскийда да коронавирус белән авыручылар нык артты, - ди Рөстәм Риф улы. - Афәттән котылуның ышанычлы юлы бер – тиз арада прививка ясату. Сәламәтлеге өчен, беренче чиратта, һәркем үзе җаваплы, димәк, дөрес карар кабул итәсе генә кала. Монда инде икеләнүләргә урын юк.
Фото: Сәлия Гарифуллина.