36 кеше инфекциядән савыга алмады, 670 кешедә авыру ачыкланды. Шулай итеп, республикада коронавирус йоктыручылар — 79 мең 475кә, бу инфекциядән вафат булучылар 2268гә җитте.
68 880 пациент ковидны җиңгән. Аларның 661е соңгы тәүлектә савыккан.
Төбәктә коронавируска каршы вакциналау дәвам итә. Соңгы көннәрдә вакциналанучы кешеләр санының артуы күзәтелә. Беренче компонент белән 1 504 260 кеше вакциналанган, 1 281 937 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән.
Фото:
m.censor.net