Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның июненнән июленә кадәрге чорда шик астындагы табибә матурлык салоны директорыннан арадашчы аша вакциналау алдыннан матурлык салоны хезмәткәрләренә тикшерү үткәрү турында ялган медицина документларнын ясаган һәм бердәм мәгълүмат системасына вакциналауны узу турында ялган белешмәләр керткән өчен 33 мең сум акча алган.
Ришвәт алу факты Русия Эчке эшләр министрлыгының Краснокама районы буенча бүлегенең икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган.
Хәзерге вакытта шикләнелүче белән тикшерү эшләре алып барыла, аңа шәһәрдән чыгып китмәү һәм үзен тиешле тотышы турында подписка рәвешендә хокукларын чикләү чарасы сайланган.
Тикшерүчеләр кылынган җинаятьнең барлык хәл-шартларын, шулай ук шикләнелүченең башка җинаять фактларына катнашлыгы барлыгын ачыклауны дәвам итә.
Республиканың Тикшерү идарәсе коррупцион хокук бозуларның барлык фактларын, бигрәк тә мондый җинаятьләрне Русия Федерациясе гражданнарының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган очракта аерым карый.
Фото: https://surb.sledcom.ru/news/item/1621935/