-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 октябрь 2021, 15:25

Белгород өлкәсендә Башкортстан үрнәгендә госпитальләр төзеләчәк

Бу атнада Белгород өлкәсендә Башкортстан үрнәге буенча тиз төзелә торган ике ковид-госпиталь төзелеше башланачак.  

Белгород өлкәсендә Башкортстан үрнәгендә госпитальләр төзеләчәк
Белгород өлкәсендә Башкортстан үрнәгендә госпитальләр төзеләчәк

Төбәк Башлыгы Вячеслав Гладков шундый йөкләмә биргән. Ул билгеләп үткәнчә, төзүчеләр делегациясен чәршәмбедән дә калмый кабул итәргә, ә җир эшләрен атна ахырына кадәр башларга кирәк.
- Декабрь уртасына ике объект та файдалануга тапшыруга әзер булырга тиеш. Без үзәкләр вакытлы булмаячак, дип килештек. Акчаны болай гына сарыф итәргә ярамый. Чыгымнар, ким дигәндә, 10-15 елга алдан проблемаларны хәл итәргә тиеш, — дип ассызыклады Белгород өлкәсе губернаторы.
Булачак медучреждение урынына төзелеш техникасы алып килгәннәр инде, территорияне модульләр төзүгә әзерли башлаганнар.
Барлыгы ике госпиталь булачак. Берсе Белгородтан ерак түгел, икенчесе Иске Оскол янында урнашачак. Өлкә җитәкчесе озак вакыт куллану өчен модульләр төзү бурычын куйды, чөнки коронавирус хәлен тотрыклыландыру әле күп вакыт алачак. Әлегә дәваханәләр тулы.
Төзелеш эшләре бу елның декабрь урталарында тәмамланыр дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, 15 октябрьдә, махсуслаштырылган медицина учреждениеләрен төзү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен, Башкортостанга Белгород өлкәсе губернаторы урынбасары — төзелеш һәм транспорт департаменты башлыгы Владимир Базаров килде.
Ул Уфа районының Зубово авылында 2020 елның җәендә төзелгән йогышлы госпитальдә булды.
Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, республика яңа үзәкләр төзү белән бергә медицина характерындагы катлаулы проблемаларны нәтиҗәле хәл итү өлешендә зур тәҗрибә туплады.
- Кыска вакыт эчендә республика җитәкчелеге Уфа районының Зубово авылында һәм Стәрлетамакта яңа заманча үзәкләр төзү турында карар кабул итте. Безгә авыру вакытында берничә йөз кешене госпитальләштерү өчен мөмкин кадәр тиз арада өстәмә мөмкинлекләр алырга кирәк иде. Яңа үзәкләр республиканың заманча җиһазландырылган күппрофильле медицина учреждениеләренә әверелде. Вакыт күрсәткәнчә, яңа медицина учреждениеләрен төзү буенча кабул ителгән барлык карарлар да вакытында һәм дөрес булып чыкты, — диде Рөстәм Моратов.
Төзелгән йогышлы авырулар үзәкләренең нәтиҗәлелеген республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин да билгеләде.
- Госпиталь эшләгән вакытта Зубовода 13 меңнән артык пациент савыгып чыкты. Нәкъ менә аның ярдәмендә меңләгән кешеләр коткарылды, - дип ассызыклады Максим Забелин, пандемия чорында мондый үзәкләр бик кирәк һәм хәзерге вакытта илнең 15 субъектында шундый ук госпитальләр төзелгән инде, дип өстәде.
Бүгенге көндә Белгород белгечләре тиз төзелә торган госпитальләр төзү өчен территорияне топографик төшерүгә керештеләр инде.

Фото: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53171

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: