Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 октябрь 2021, 14:50

Вакциналан һәм бүләк от!

Вакциналау темпларын һәм Cоvid-19 эпидемиясенә каршы көрәшне тизләтү өчен Уфаның сәяси үзәкләре прививка ясатучы гражданнарны өстәмә стимуллаштыру буенча «Без бергә» акциясе үткәрә. Акция 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр үткәрелә.  

Вакциналан һәм бүләк от!
Вакциналан һәм бүләк от!

Акция вместеуфа.рф һәм вместерб.рф порталлары аша тормышка ашырыла, анда сәүдә үзәкләрен арендалаучылардан ташламалар тәкъдим ителә. Шулай ук бу мәйданчыкта теркәлгән вакциналанучылар порталларында кыйммәтле бүләкләр уйнатыла.

Вакциналанган катнашучыга ташламалар алу өчен порталларда теркәлү, анкетаны тутырып, вакциналау турында сертификаттан уникаль QR-кодны сканерлап алу да җитә.

Порталда теркәлү теләсә кайсы урында, шул исәптән турыдан-туры вакциналау пунктларында гамәлгә ашырылырга мөмкин, анда вакциналанучыларга акция турында мәгълүмат белән промо-буклет биреләчәк.

Ташламалар алу өчен вакциналанган катнашучы ташламалар яки приз (бүләк) алганда күрсәтү өчен уникаль код ала.

Атна саен рандом ысулы белән теркәлгән барлык катнашучылар арасында зур призлар (көнкүреш техникасы, бүләк сертификатлары һ. б.) уйнатыла, көн саен вак призлар (кинотеатрга, аквапаркка чакыру һ.б.) оту мөмкинлеге бар.

Акцияләрне һәм аларның шартларын бергәләп сәүдә үзәкләре һәм арендаторлар үз маркетинг сәясәте нигезендә бергәләп билгели.

Элемтә өчен:
Алексей Олегович «Аркада» җәмгыятенең коммерция директоры.
+7 (347) 299-77-99;
+7 (937) 500-77-77.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в