-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 октябрь 2021, 20:40

Коллектив иммунитетка якынаябызмы әле?

Бөтен илдәге кебек үк, республикада да коронавирус белән бәйле хәл катлаулы. Табиблар инфекциядән котылуның иң ышанычлы чарасы вакциналану икәнен ассызыклый. Башкортстанга коронавирустан вакциналар даими рәвештә кайтарылып тора.  

Коллектив иммунитетка якынаябызмы әле?
Коллектив иммунитетка якынаябызмы әле?

Барлыгы республикага 1 911 248 вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 548 603 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 62,3 проценты, республикадагы барлык өлкәннәрнең 49,9 проценты).

2нче компонентны 1 295 766 кеше ясаткан (вакциналанырга тиешлеләрнең 52,2 проценты, республикадагы барлык өлкәннәрнең 41,7 проценты).

Бер тәүлектә 27 807 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән — 21 455, 2нче компонент белән 6 352 кеше).
60 яшьне узганнар арасында 1нче компонентны ясатучылар - 385 442 кеше (вакциналанырга тиешлеләрнең 43,3 проценты), 2нче компонентны өлкән яшьтәге 325 478 кеше эшләткән (бу - вакциналанырга тиешлеләрнең 36,6 проценты).

Фото: gazetanovoros.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: