-15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 октябрь 2021, 17:35

Тәүлек эчендә коронавирустан 36 кеше вафат булган

24 октябрьдә 11 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда COVID-19 йоктыруның тагын 668 яңа очрагы расланган.

Тәүлек эчендә коронавирустан 36 кеше вафат булган

Авыручыларның гомум саны 81 479 кешегә җиткән. Үлүчеләр саны 36 кешегә арткан һәм тулаем алганда 2 375 кеше тәшкил итә. 70 812 кеше савыкан, 633е - соңгы тәүлектә.

I компонент вакцинаны алганнар - 1 558 714 кеше (вакцина ясатырга тиешле халыкның 62,7 проценты, өлкән яшьтәгеләрнең 50,2 проценты). II компонентны 1 298 773 кеше (тиешле халыкның 52,3 проценты, өлкән яшьтәгеләрнең 41,8 проценты) алган. Барлыгы республикага 1 911 248 доза вакцина кайтарылган. Тәүлек эчендә барлыгы 13 078 кеше (беренче компонент - 10 071, икенче компонент - 3 007) вакцина ясаткан.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин