+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2021, 14:40

72 кешенең хәле авыр, 8 пациент аппаратта, 36 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 82 149га җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 670 кешедә ачыкланды.  

72 кешенең хәле авыр, 8 пациент аппаратта, 36 якташыбыз вафат...
72 кешенең хәле авыр, 8 пациент аппаратта, 36 якташыбыз вафат...

Әле республика дәваханәләрендә 1 003 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 635 пациент 60 яшьне үткән.
72 кешенең хәле авыр, 8 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

7 339 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 069 пациент 60 яшьтән өлкән. Бер тәүлектә 584 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 71 396.

Тәүлек эчендә янә 36 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы бу инфекциядән республикабызның 2 411кешесе дөнья куйды, аларның 2 085е 60 яшьне узган иде.

Соңгы тәүлектә 203 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 199 кеше аннан савыккан.

Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 4 479 254 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 4 212.

Башкортстанга Covid-19дан 1 918 348 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 564 801 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешле халыкның 63 проценты). 1 300 808 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (вакциналанырга тиешле халыкның 52,4 проценты).

Бер тәүлектә 8 122 кеше прививка ясаткан (1нче компонент белән - 6 087, 2нче компонент белән 2 035 кеше).

Фото: prezidentu-pismo.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: