+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2021, 12:30

Дин әһелләре үрнәк күрсәтә

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатучылар көннән-көн арта. Бу чирне шулай гына җиңеп булачагын күпләр аңлады инде.

Дин әһелләре үрнәк күрсәтә
Дин әһелләре үрнәк күрсәтә
Дин әһелләре дә халыкны вакциналанырга чакыра һәм үзләре дә үрнәк күрсәтә. Шулай, Кырмыскалы районының Илтирәк авылы имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов тәүге прививканы августның 8ендә үк ясаткан. 21 көннән соң, 29 августта икенчесен дә кадаткан.

- Эш буенча кешеләр арасында йөрергә туры килә. Шуңа үземә дә, якын-тирәдәге кешеләргә дә куркыныч тудырасым килми. Аллаһ бит гомереңә куркыныч янаганда бөтен чараны да кулланырга рөхсәт итә. Сакланганны саклармын, дигән. Шулай булгач, прививка ясатып, үзебезне бу чирдән саклый алабыз. Ә әлеге көндә вакциналау – иң нәтиҗәлесе. Үзем ике прививканы да бернинди авырлыксыз үткәрдем, хәтта температурам да күтәрелмәде, - ди Исмәгыйль хәзрәт.

Илтирәк авылында имам-хатыйп вазыйфасын башкарудан тыш, ул Булгак авылында мәхәллә советы рәисе һәм Уфа шәһәрендәге “Ихлас” мәчетендә мөдәрис бурычларын да башкара. Исмәгыйль Әхтәм улы билгеләвенчә, дин әһелләре мәчеткә җыелучыларга да һәрвакыт бу чирдән котылу чарасын күрергә - вакциналанырга киңәш итә.

- Пандемия башланган вакытта да ышанмау күренеше күзәтелде. Күпләр чирне юк дип уйлады, әмма үзләре, туганнары чирли, якыннары якты дөньядан китә башлагач, ышандылар, ышанырга мәҗбүр булдылар. Прививка белән дә шундый ук хәл. Интернет челтәрендә негатив хәбәрләр күп, кешеләр коткыга бирелә, нишләргә белми. Мондый эпидемияләр дөньяда элек-электән булган бит. Аларны прививка, вакцина ярдәмендә җиңеп килгәннәр. Димәк, бүген дә без бу чирдән шундый юл белән генә котыла алачакбыз. Аллаһ биргән гомерне һәм сәламәтлекне саклау – безнең әманәт, изге бурычыбыз, - ди дин әһеле.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: