+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2021, 15:45

Сибайда һәм Туймазыда яңа госпитальләр төзеләчәк

Сибайда һәм Туймазда коронавирус белән авыручылар өчен ике йогышлы авырулар госпитале төзеләчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә белдерде.  

Сибайда һәм Туймазыда яңа госпитальләр төзеләчәк
Сибайда һәм Туймазыда яңа госпитальләр төзеләчәк

– Без COVID-19 авыруы белән бәйле хәлне анализладык. Коронавируслы пациентларны дәвалауны нәтиҗәле дәвам итү һәм башка күрсәткечләр буенча сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне киметмәү өчен тагын ике йогышлы авырулар госпитале төзергә кирәк, - диде республика җитәкчесе. - Пандемия тәмамлангач, бу учреждениеләр күп профильле дәваханәләр буларак эшләячәк.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, республиканың яңа госпитальләр төзү өчен финанс мөмкинлекләре бар. Атна дәвамында медицина учреждениеләре барлыкка киләчәк конкрет җир участокларын билгеләргә, кыска вакыт эчендә төзелеш мәйданчыгына чыгу өчен кирәкле оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә планлаштыралар.

Радий Хәбиров республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына коронавируслы пациентлар Уфа районындагы һәм Стәрлетамак шәһәрендәге йогышлы авырулар үзәкләрендәге кебек югары квалификацияле ярдәм ала алсын өчен яңа госпитальләргә кадрлар сайлап алуны башларга кушты.

Башкортстан Башлыгы искәртеп узганча, 25 октябрьдән вакциналанмаган кешеләр өчен яңа чикләүләр үз көченә керә. Әйтик, хәзер ваклап сату базарларына (авыл хуҗалыгы һәм махсуслаштырылган азык-төлек базарларыннан тыш) COVID-19га каршы вакциналау үтү турында сертификат, яки соңгы алты ай эчендә кичерелгән коронавирус турында белешмә булганда гына йөрергә була.

Шулай ук элек кабул ителгән чикләү чаралары гамәлдә булуын дәвам итә. Шул ук вакытта 27 октябрьдән башлап ПЦР-тест узу турында белешмә пациентларны госпитальләштергәндә генә гамәлдә булачак. Калган учреждениеләрдә мондый белешмәләрне кабул итмәячәкләр.

- Прививканы ясатмаучыларга карата без катлаулы, популяр булмаган чаралар күрдек. Һәм күрәбез, алар эшли. Вакциналау темплары арта — ял көннәрендә 10 меңнән алып, эш көннәрендә 20-30 меңгә кадәр, - диде Радий Хәбиров. - Вакциналау күләмнәрен бу дәрәҗәдә саклап калу өчен безнең таләпләрнең төгәл үтәлүе мөһим.

Төбәк җитәкчесе Башкортстан Башлыгының Контроль идарәсенә профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә чикләү чараларын үтәүне тикшерүне көчәйтергә кушты.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин прививка ясау кампаниясенең уңай динамикасы турында хәбәр итте. Төбәк инде үз илебездә җитештерелгән 1 918 348 доза вакцина алган. 25 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, беренче компонент белән 1 564 801 кеше прививка ясаткан. Вакциналауны 1 300 808 кеше тәмамлаган.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы алдан теркәлү, яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 145 вакциналау пунктында, шул исәптән мобиль пунктларда ясатырга була. Уфада мобиль пунктлар «Торатау» Конгресс-холлында, «Башкирия» лайфстайл-үзәгендә, «Планета» һәм «Карусель» сәүдә үзәкләрендә эшли.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин шулай ук хәбәр иткәнчә, 25 октябрьгә республикада коронавирус белән авыручыларның гомум саны 82 149 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлану буенча яңа 670 очракны раслаганнар. Авыру күрсәткечләре буенча төбәк Русиядә 81нче урында тора.

Барлыгы 71 396 кеше сәламәтләнгән, аларның 584е – узган тәүлектә. Табиблар COVID-19га 4,4 миллионнан артык тест ясаган.

Төбәктә 8 155 йогышлы авыру урыны җәелдерелгән. Ирекле койка фонды 13 процент тәшкил итә.
Башкортстанның Ковидка каршы ситуацион үзәге координаторы урынбасары Лилиана Даутова хәбәр иткәнчә, 18нче октябрьдән 24нче октябрьгә кадәр үзәк белгечләре халыкның 23 575 мөрәҗәгатен эшкәрткән. Ә үткән елның 16 ноябреннән (347) 218-19-19 телефоны аша 382 840 гариза килгән. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру, коронавирустан вакцина ясатуга язылу белән бәйле.

Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/147047.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: