+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2021, 09:30

Вакцина ясатканнан соң кемгә үлем яный?

Галимнәр коронавирустан прививка ясатканнан соң кемнәрнең үлү ихтималлыгын ачыклаган.

Вакцина ясатканнан соң кемгә үлем яный?
Вакцина ясатканнан соң кемгә үлем яный?

Моны Италиянең Сәламәтлек саклау институты галимнәре белдерә. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр 2021 елның 1 февраленнән 5 октябренә кадәр итальяннар арасында COVID-19дан үлүчеләр турында мәгълүматларны анализлаган. Бу вакыт эчендә 38 мең кеше үлгән, шуларның 33,6 меңе - вакциналанмаган, 2130ы прививканың беренче дозасын алган яисә вакциналанудан соң озак та үтми чир йоктырган, ә 1440 кеше тулысынча вакциналанган булган.

Вакциналанган кешеләр арасында үлүчеләр уртача 85 яшьтә, моннан тыш, аларда бишкә якын хроник авыру — барыннан да ешрак йөрәк, яман шеш һәм деменция авырулары булган. Вакцина ясатмаганнарның уртача яше 78 тәшкил итә, гадәттә, аларда да хроник авырулар күзәтелә, ләкин аз санда.

Шулай итеп, COVID-19дан үлү куркынычы авыр хроник чирләре булган бик өлкән кешеләр арасында саклана, дип йомгаклый тикшеренүчеләр.

Фото: ria.new

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: