-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 октябрь 2021, 19:00

Вакциналанучыларга – ике көн ял

Путин коронавирустан прививка ясатучыларга ике ял көне бирергә кушты.

Вакциналанучыларга – ике көн ял
Вакциналанучыларга – ике көн ял
Русиядә яшәүчеләр коронавирустан вакцина ясатканнан соң өстәмә ике ял көне алачак. Төбәк җитәкчеләренә тиешле йөкләмәне ил Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Дәүләт башлыгы «губернаторларга 15 ноябрьгә кадәр Covid-19дан прививка ясаткан кешеләрне, хезмәт хакларын саклап калып, ике көнгә эштән азат итү турында хәбәр итәргә кушты», - дип искәртә агентлык.

Ә инде 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган хезмәткәрләрне вакциналау һәм иммунитет формалаштыру өчен дүрт атнага читтән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим ителә.

Президент Владимир Путин карары нигезендә, коронавирус таралу дәвам итү сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр бөтен ил буенча эшләми торган көннәр дип игълан ителде. Аерым төбәкләрдә чикләүләр иртәрәк эшли башлады.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.



Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: