+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2021, 15:25

“Изгелек” изге эшләр башкара

Кичә Уфада мөмкинлекләре чикле гражданнарны вакциналау башланды.  

“Изгелек” изге эшләр башкара
“Изгелек” изге эшләр башкара

Кирәкле процедураларны 46нчы поликлиниканың күчмә табиб-шәфкать туташлары бригадасы өйгә килеп үткәрә. Акциянең инициаторлары — башкаланың Киров районындагы «Изгелек» оешмасының социаль хезмәткәрләре.
«Мөмкинлекләре чикле гражданнар исемлеген без, өлкән кешеләрнең өйләренә йөреп, халыкны вакциналау буенча мәгълүмати эш нәтиҗәсендә төзедек. Бу исемлектә нинди дә булса сәбәпләр аркасында вакциналау яки ревакциналау уза алмаучылар да бар иде, алар республиканың Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы координация үзәгенең «кайнар элемтә»сенә 800-775-00-14 номеры буенча шалтыратып, үз хәлләре турында хәбәр итте», — дип сөйли «Изгелек» директоры Тәгъзимә Габделвәлиева.
Күчмә бригада ярдәме белән 27 граждан прививка алган инде. Оешмада билгеләп үтелгәнчә, әлеге акция үз эшен дәвам итәчәк – медиклар алга таба да, алдан маршрут төзеп, теләге булган кешеләрнең гаризасы буенча өйләренә киләчәк.

Фото: https://gorobzor.ru/novosti/obschestvo/162215-v-ufe-nachali-vakcinirovat-malomobilnyh-grazhdan

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: