+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2021, 18:25

Кырыла халык ковидтан...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 82 818гә җитте. Тәүлек эчендә инфекция янә 669 якташыбызда теркәлде.  

Кырыла халык ковидтан...
Кырыла халык ковидтан...

Әле республика дәваханәләрендә 991 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 628 пациент 60 яшьне узган.
59 кешенең хәле авыр, 7 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
7 348 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 6 115 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 637 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 72 033.
Тәүлек эчендә тагын 35 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы республикада 2 446 кеше бу инфекциядән савыга алмады. Аларның 2 119ы 60 яшьне үткән.
217 кешегә пневмония диагноз ыкуелган. 214 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 479 254 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 4 212.
Башкортстанга Covid-19дан 1 923 448 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 1 585 023 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 63,8 проценты).
1 307 571 кеше вакциналауны тулысынча төгәләгән (вакциналанырга тиешлеләрнең 52,7 проценты).
Бер тәүлектә 23 669 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 18 564, икенче компонент белән - 5 105).

Фото: smotrim.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: