+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2021, 19:35

Вакцина ясатып, зур бүләк отып була була

1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр Уфаның сәүдә үзәкләре вакциналау үткән гражданнарны өстәмә стимуллаштыру буенча «Без бергә» акциясе үткәрә.

Вакцина ясатып, зур бүләк отып була була
Вакцина ясатып, зур бүләк отып була була
- Вакциналанучыларны кызыксындыру буенча мондый программа республика халкына вакциналану өчен өстәмә мотивация булдыру максатыннан үткәрелә. Шунысы куанычлы, сәүдә тармагы читтә калмады һәм шундый башлангычны тәкъдим итте, - дип билгеләп үтте Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Проектны оештыручылар:
Уфа һәм Башкортстан Республикасы сәүдә үзәкләре - "МЕГА Уфа", "Планета", "Гостиный Двор", "ART Галерея", "СемьЯ", "Центральный", "Иремель", "Простор", "Универмаг "Уфа". Катнашучылар исемлеге тулыланачак.
Акция портал аша тормышка ашырыла www.ВместеУфа.рф - анда ташламалар тәкъдим ителә.
Ташламалар алу өчен вакциналанган катнашучыга анкета тутырып, вакциналау турындагы сертификаттан уникаль QR-кодны төшереп, порталда теркәлергә кирәк.
Порталда теркәлү теләсә кайсы урында, шул исәптән турыдан-туры вакциналау пунктларында гамәлгә ашырылырга мөмкин, анда вакциналанучыга акция турында мәгълүмат белән промо-буклет биреләчәк.
Порталда теркәлү өчен вакциналау вакытында алынган QR-код системасын кертергә һәм үзеңнең шәхси телефон номерын күрсәтергә кирәк.
Атна саен теркәлгән барлык катнашучылар арасында зур призлар (көнкүреш техникасы, гаджетлар, 100 мең сумлык бүләк карталары, Apple (iPhone 13) биш смартфоны һәм аквапаркка, кинотеатрларга, рестораннарга, сәүдә үзәкләренә чакыру, шулай ук арендаторлардан сертификатлар һәм ташламалар уйнатыла.
- Бизнес агымдагы хәлне аңлый һәм социаль җаваплы булырга әзер, шуңа күрә аңлы гражданнарга бүләкләр һәм призлар белән кызыксындыру юлы белән рәхмәт белдерергә карар итә, - диде "Аркада"(«Гостиный двор», «Универмаг Уфа») генеральный директоры Маргарита Сутюшева.

Бүләкләр уйнату онлайн www.ВместеУфа.рф. сайтында бара.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: