-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2021, 10:00

Вакыт чикле. Төп максат — гомерләрне саклап калу

Республика Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.  

Вакыт чикле. Төп максат — гомерләрне саклап калу
Вакыт чикле. Төп максат — гомерләрне саклап калу

“Республикада коронавируска бәйле хәл бик катлаулы булып кала бирә. Авыручылар саны буенча көн саен рекордлар куела. Без Зубовода һәм Стәрлетамакта төзегән ике йогышлы авырулар госпитале, шулай ук профильләрен үзгәрткән дәваханәләр тулы.
Шуңа бәйле рәвештә республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча тагын ике яңа йогышлы авырулар госпитале төзү турында карар кабул ителде. Шуларның берсе - Сибайда, икенчесе Туймазы янында булачак. Чәршәмбегә кадәр мәйданчыклар билгеләнәчәк. Объектлар тиз төзелә һәм файдалануга тапшырыла алсын өчен янәшәдә генә инженерлык коммуникацияләре үтәргә тиеш. Бу уңайдан иртәгә Монополиягә каршы федераль хезмәт, прокуратура белгечләре һәм башка коллегалар белән очрашачакбыз. Барысы да закон кысаларында булсын өчен конкурентлы процедуралар турында сөйләшәчәкбез.
Ике йогышлы авырулар госпитален төзү безгә авыруларны урыннарда нәтиҗәле дәваларга, аларны зур шәһәрләргә илтмәскә, шулай ук профильле юнәлешләр буенча эшләсен өчен шәһәр дәваханәләрен бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Чөнки башка авырулар да беркая да китмәде, аларны да дәваларга кирәк.
Атна ахырына кадәр җаваплы кешеләр белән барлык мөһим мәсьәләләрне дә эшләячәкмен һәм республика Башлыгына үтәлеш буенча мәгълүмат җиткерәчәкмен. Аннан соң шунда ук төзелешкә керешәчәкбез. Параллель рәвештә Сәламәтлек саклау министрлыгы персоналны туплау һәм укыту, медицина җиһазлары һәм дарулар сатып алу белән шөгыльләнәчәк.
Вакыт чикләнгән, чөнки гражданнарыбызның гомере турында сүз бара. Шуңа күрә, алдагы еллардагы кебек үк, объектларны мөмкин кадәр тизрәк тергезәчәкбез. Бездә андый тәҗрибә бар инде.
Барыгызга да сәламәтлек!

#командахабирова #правительстворазвития #Башкортстан #комфортныйрегион #инфекционныйгоспиталь #инфекционныйцентр”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: