-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2021, 14:15

"Ярый әле вакцина ясатканмын..."

Благовар районында вакцина ясатканнар саны кискен артты, аерым көннәрдә район дәваханәсендә йөздән артык кешегә прививка эшләнә.

"Ярый әле вакцина ясатканмын..."
"Ярый әле вакцина ясатканмын..."

Әйе, корноавирускад каршы торуда вакцинаның ярдәменә хәзер күпләр ышанды. Ни генә әйтмә, бу инде меңләгән сакланып калган гомерләр дигән сүз. Гомумән, монда инде сайланырга урын юк, безне вакцина ясату гына коткарачак.
Языково авылында яшәүче Марат Гыйльванов та шундый фикердә. Ул - “Игелек кыл” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры. Коронавирус инфекциясенә каршы прививканы үз теләге белән агымдагы елның июнендә үк ясата. Әмма коронавирус үтә дә мәкерле, моңа өстәп, аның яңа штаммнары барлыкка килде һәм төбәктә киң тарала башлады. Бәла аяк астында, дигәндәй октябрь башында әлеге афәт Гыйльвановлар гаиләсенә дә һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, вакциналау үтсәләр дә, икесе дә чиргә тарый. Табиблар карары буенча, дәвалану йорт шартларында оештырыла. Әйтергә кирәк, ирле-хатынлы Гыйльвановлар авыруны җиңел кичерә, һәрхәлдә, күз тимәсен, организмнары көчле булып чыга.
- Ярый әле вакцинаны алданрак ясатканбыз, - ди Марат Мансур улы. - Бу җәһәттән шуны әйтәсем килә, нәкъ менә ярты ел элек ясаткан вакцина безгә чирне җиңел кичерергә мөмкинлек биргәндер. Шуңа да һәркемне тиз арада вакцина ясатырга чакырам. Сүз дә юк, табиблар фаразлавынча, вакцина организмның чиргә каршы тору сәләтен арттыра гына. Ләкин монысы да мөһим бит. Моны инде үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

Фото Благовар районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: