+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2021, 22:46

"Госпиталь ике ай эчендә төзеләчәк..."

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Сибайда төзеләчәк госпиталь мәйданчыгында булды.

"Госпиталь ике ай эчендә төзеләчәк..."
"Госпиталь ике ай эчендә төзеләчәк..."

Моның турында ул Интернет челтәрендә язма бастырды.

"Бүген Сибайда булдым. Без коронавирус инфекциясенә каршы госпитальгә билгеләгән мәйданчыкны карадык. Аны шәһәр читендә үк төзиячәкбез. Бу кешеләр өчен дә уңайлырак, анда кирәкле инженерлык коммуникацияләре дә бар. Барлык конкурс процедураларын уздырганнан соң ике ай эчендә төзиячәкбез. Аларны да максималь тизләтәчәкбез.

Эшне озакка сузмас өчен бүген урындагы хакимияткә һәм башка җаваплы кешеләргә документларны әзерләү, килештерү һәм башка процессларны җайга салырга кушылды.

Госпиталь планын расладык инде. Ул Зубово һәм Стәрлетамактагыга караганда бераз бәләкәйрәк булачак, ләкин кирәк булса, аны киңәйтә алачакбыз. Ә әлегә 50 палата ясыйбыз, шуларның уны реанимацион булачак. Монда ук территориядә патологоанатомия блогы, чит шәһәрләрдән килгән кешеләр өчен тулай торак һәм медицина газлары станциясе төзеләчәк.

Коронавирус чигенгәч, авырулар саны кимегәч, госпитальдә авыруларны башка инфекцияләрдән дә дәвалаячаклар. Киләчәктә биредә медицина кварталын оештырабыз һәм Урал аръягы өчен кирәкле башка медицина учреждениеләре төзиячәкбез. Территория моңа мөмкинлек бирә.

Иртәгә Туймазыга барам. Икенче госпиталь өчен мәйданчыкны карыйм", дип язган.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: