+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2021, 10:20

Картәниләр һәм картәтиләр сәламәт булсын!

Уфада 65 яшьтән өлкән гражданнарны вакциналау өчен махсус пункт ачылачак.

Картәниләр һәм картәтиләр сәламәт булсын!
Картәниләр һәм картәтиләр сәламәт булсын!

Уфада 28 октябрьдә, Картәниләр-картәтиләр көнендә, «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең хәстәрлек» проекты кысаларында «Өлкәннәр турында хәстәрлек» акциясе старт ала һәм 65 яшьтән өлкән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакциналау (ревакциналау) пункты ачылачак.

Вакциналау пункты Коммунистик урам, 39нчы йорт адресы буенча Өченче буын халык университеты базасында урнашачак. Тантаналы ачу программасына тематик лекцияләр, концерт номерлары, пульсоксиметрлар уйнату, бүлмә үсемлекләре һәм прививка ясаткан өлкән яшьтәге гражданнарга «Сәламәтлек посылкалары» тапшыру кертелгән. Әлеге җыелмага шәхси гигиена, саклану чаралары һәм тонометр керә. Өлкән яшьтәге кешеләрне вакциналау пунктына кадәр «Безнең хәстәрлек» колл-үзәгенә килгән гаризалар буенча автоволонтерлар алып барачак.

Вакциналауга килүчеләр өчен барлык эпидемиологик нормаларны үтәп, уңайлы көтү залы оештырылачак. Залда «Вакциналануның файдасы турында» лекцияләр узачак, аларны Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Лилия Ибраева һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дамир Вәлишин сөйләячәкләр. Лекторлар катнашучыларның барлык сорауларына да җавап бирәчәк. Вакциналанудан соң килүчеләр көтү залында «Гордеев»ның файдалы үлән чәйләрен татып карый алачак.

28 октябрьдә бөтен республика буенча «Өлкәннәр турында хәстәрлек» акциясе кысаларында 65 яшьтән өлкән гражданнар өчен вакциналау пунктлары ачылачак һәм «Сәламәтлек посылкалары» тапшырылачак.
Акция атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә үткәреләчәк, алдагысы 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак.

Вакциналауга яисә ревакциналауга язылу өчен «Бердәм Русия»нең колл-үзәгенә эш көннәрендә 9дан 18.00 сәгатькә кадәр бушлай 8-800-289-03 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Фото: womenjurnal.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: