+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2021, 14:35

"Сәламәт авыл" проектының нигезендә - коронавируска каршы көрәш

"Тик бергә генә без коллектив иммунитет формалаштыра алабыз", - дип яза республика Башлыгы.

"Сәламәт авыл" проектының нигезендә - коронавируска каршы көрәш
"Сәламәт авыл" проектының нигезендә - коронавируска каршы көрәш

"Быел «Сәламәт авыл» проектының нигезе - коронавируска каршы көрәш. Идея - бу процессларга мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү.

Конкурста безнең республиканың барлык авыл районнары катнашты. Нәтиҗәдә, төрле категорияләрдә иң яхшылар булып, Караидел районының - Караидел, Илеш районының - Түбән Яркәй, Бакалы районының Тукбирде һәм Чишмә районының Яңа Чишмә авыллары билгеләнде.

Барыгызга да, беренче чиратта, проектта катнашкан өчен рәхмәт белдерәм. Бергә, бары тик бергә генә без коллектив иммунитет формалаштыра алабыз.

Бәйгенең бөтен нечкәлекләрен түбәндәге ссылка аша кереп белән аласыз: [url=http://www.asmo-rb.ru/news/glnews/5564-v-bashkortosta.]http://www.asmo-rb.ru/news/glnews/5564-v-bashkortosta[/url].

Барыгызга да сәламәтлек телим!" - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: